Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге натураль һәм композицион күннән кием сатучыларның һәм сатып алучыларның игътибарын шуңа юнәлтә: «идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле аерым товарлар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2019 елның 1 декабреннән түбәндәге товар төркемнәренә мәҗбүри маркировкалау кертелә.