Район кырларында соңгы культураларны урып-җыю, шулай ук туңга сөрү эшләре дәвам итә

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

"Озакка сузылган урып - җыю кампаниясе җәйге температура режимының нормадан түбән булуына сәбәп булып тора, ә бу культураларның соң өлгерүенә китерде",-дип аңлатты җитәкчеләр атналык планеркасында Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтҗанов.

Соңгы атнаның уңай һава шартлары хуҗалыкларга нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирде. "Закамье Агро» ҖЧҖ хуҗалыкларында 17ц/га уңыш белән көнбагышның яртысы җыеп алынды. «Чистай» АФ орлыкка горчица җыюны тәмамлады, көнбагыш һәм рапс мәйданнары десикациясен үтәде. «Чистай Агро» ҖЧҖендә соя һәм көнбагыш җыю эшләре дәвам итә.

Шулай ук хуҗалыкларда туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә планлаштырылган күләмнең 82% ы сөрелгән, шуның 40% ы пластны тирәнәйтү белән. «Сөрү графигыннан артта калган хуҗалыкларда энергиягә бай тракторлар тәүлек буе эшли», - дип өстәде Илшат Мөхәммәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International