Әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту, яшь буында аны саклау өчен гражданлык җаваплылыгын формалаштыру максатыннан, 2019 елның 26 сентябрендә "Чиста болыннар" ДТЗ хезмәткәрләре ТР ЧМР 8-нче номерлы катнаш төрдәге "Дюймовочка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге, Чистай муниципаль районы территориясендә 2001 елдан бирле "Чиста болыннар" дәүләт табигый заказнигы булуы турында белделәр, тыюлык территориясендә теркәлгән ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Балалар табигатьне сакларбыз, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәрбез, дип ышандырдылар. Лекция ахырында тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан "ТР Кызыл китабының гаҗәеп хайваннары" китабы буенча һәр төркемгә бүләк иттеләр.
Лекциядән соң, заказник хезмәткәрләре, өлкән әзерлек төркеме балалары белән бергә, бик мөһим миссия белән урамга киттеләр. Алар планетабызның яшел киләчәгенә уртак өлеш керттеләр-агач үсентеләре утырттылар. Балалар кечкенә булса да, тирә-юньдә матур һәм яшел булсын өчен яраталар. Олкеннерге чокыр казырга, ком киярге, усентелер тотарга һем башкаларга бик телеп ярдем иттелер. Нәкъ менә шул ысул белән без бүген үк инде булдырабыз, кече буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә алабыз.
Очрашу бик файдалы булды, һәм "Чиста болыннар" ДТЗ хезмәткәрләре балаларга тагын бер тапкыр кунакка килергә чакыру алдылар.