ТАССРның 100 еллыгына чистайлылар агачлар утырттылар

2019 елның 5 октябре, шимбә

Бүген, Урман утырту көненә багышланган чаралар кысаларында, предприятие һәм оешма коллективлары һәм әйләнә-тирәлеккә битараф булмаган чистайлылар "Лидер"спорт комплексы артына җыелды.

Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә генә түгел, ә тарихны саклауга да зур өлеш кертте. Чөнки нәкъ менә бүген ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Аллея утыртылды.
Чистайлылар каен һәм миләш үсентеләре утырттылар.

Изге эштә барлыгы 80нән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International