Бу хакта Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Иванов Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Чистайда «Ресо-гарантия» территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Баһаветдинов авыл җирлекләре башлыклары игътибарына муниципаль хезмәткәрләрне мәҗбүри иминләштерү буенча конкурста «Ресо-гарантия»компаниясе җиңде, дип белдерде. Катнашучыларга иминият компаниясенең финанс хәле, иминият базарының үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук Ильяс Баһаветдинов катнашучыларны "Наско" СК страховкалавы буенча бер айдан соң түләүләр башкарылачак дип ышандырды.
Салым салу системасындагы яңалыклар турында киңәшмәдә Чистай муниципаль районы Советының Җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Илсөяр Садриева сөйләде, ул шулай ук җирлек башлыкларының барлык сорауларына да җавап бирде.