"Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019 " конкурсының зона этабы узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Ватан»МБУ «Авыр атлетика» түгәрәге җитәкчесе Юрий Устинов җиңүче булды.

3 октябрьдә Лаеш районы мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019»республика конкурсының зона этабы узды.

Катнашучыларның профессиональлеген һәм осталыкларын ТР КДНның җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина рәислегендәге жюри бәяләде.

Җәмәгать тәрбиячесе, «Ватан» МБУ «Авыр атлетика» түгәрәге җитәкчесе Юрий Владимирович Устиновны котлыйбыз, ул «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019»конкурсының зона этабында III урын алды.

Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе исеме өчен Татарстаннан 13 катнашучы көрәшәчәк конкурсның республика этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International