Игелек һәм хөрмәт көне: өлкән яшьтәге чистайлылар өчен бәйрәм концерты оештырылды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм концерты узды.

Актлар залында интернат-йортта яшәүчеләр генә түгел, бәйрәм концертына чакырылган Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәкыйп Хәйруллин һәм Сергей Арсентьев, хезмәт ветераннары да җыелды.

Чараның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, «Медиклар йорты» 1нче ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов та бар иде.

Үз яшьләре белән генә түгел, ә үз шәһәрләре, республика, ил алдындагы хезмәт казанышлары белән аерым хөрмәткә һәм ихтирамга лаек чистайлыларга бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр юлланган иде.

- Нәтиҗәле хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, тормыш энергиясе һәм иң яхшы теләкләр телим, – диде Михаил Ксенофонтов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Шулай ук ул интернат-йорт җитәкчесенә Чистай районы башлыгы исеменнән 15 мең сумлык сертификат тапшырды.

- Ел саен Өлкәннәр декадасы кысаларында мәдәни, хәйрия чаралары үткәрелә, концерт программалары, очрашулар оештырыла. Бу декада да искәрмә булмады. Нәкъ менә шуңа күрә без бүген монда җыелдык. Ләкин бу бәйрәм яшь турында искәртү түгел, ә тагын бер хөрмәт белән сезнең хезмәтегез, яшь буынны тәрбияләвегез, актив тормыш позициясе, гореф-гадәтләрне саклаган һәм тапшырганыгыз өчен рәхмәтебезне белдерү мөмкинлеге бирә. Һәрберегезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, яхшы кәеф һәм бәхет телим! Без сезне хөрмәт итәбез һәм бәялибез, – дип билгеләп үтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

«Медиклар йорты» ның 1нче ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов та җылы теләкләрен җиткерде.

Иҗади коллективлар һәм солистлар үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр, ә тамашачылар һәр номерны бик теләп карадылар, артистларны алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International