1 октябрьдә әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны чираттагы Бердәм кабул итү көне узды.
Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Альбина Сокова, суд приставлары хезмәтенең суд приставы-башкаручысы Эльза Богданова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Сударкина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Александра Шәрәфетдинова катнашты.
Кабул итү барышында 3 гражданга башкарма документ буенча башкарма производство ачу һәм алиментлар түләү өлешендә аңлатмалар бирелде.