Атналык планеркада районда юл хәрәкәте иминлегенә игътибар иттеләр

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Атналык мәгълүмат белән оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлеге начальнигы Олег Денисов чыгыш ясады.

Узган атнада Чистай муниципаль районында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 17се шәһәр чикләрендә булган. Авария нәтиҗәсендә 2 кеше тән җәрәхәтләре алган, 1 кеше һәлак булган.

"Чыннан да, узган 2 атнада безнең районда 50гә якын юл-транспорт һәлакәте булды. Әлеге аварияләр нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган. Юлларда сак булыгыз!" - Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Узган атнада барлыгы 369 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 320се-юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән транспорт чарасын исерек килеш идарә иткән 5 автомобильче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International