Чистайлылар Россия һәм республика бүләкләренә ия булдылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм сертификат белән дипломны Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тапшырды.

«Центр-2019» стратегик команда-штаб өйрәнүе кысаларында уку-хәрби бурычларны үтәү өчен җәлеп ителә торган территориаль гаскәрләрнең бүлекчәләрен һәрьяклап тәэмин итүне һәм урнаштыруны сыйфатлы һәм үз вакытында башкарганы өчен ДОСААФ РОСТО мәктәбе директоры Әсхәт Дәүләтшин Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты грамотасы белән бүләкләнде. Чистай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марат Губеев, «Жилремсервис» ҖЧҖ директоры Әсхәт Гыйззәтуллин һәм «Благо-В» ҖЧҖ җитәкчесе Елена Флегонтова Татарстан Республикасы хәрби комиссары Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шулай ук «Россия Федерациясенең Иң яхшы җитәкчеләре» Бөтенроссия тану лауреатлары Дипломы һәм сертификаты белән «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалының капиталь төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Касыймова бүләкләнде.

«Чистайлыларның Бөтенроссия конкурслары лауреатлары булуы күңелле, шулай тотарга кирәк!»- диде Эдуард Хәсәнов.

Бүләкләр районның оператив хәле, «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең эше һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турындагы мәгълүмат белән дәвам иткән җитәкчеләрнең атналык планеркасында тапшырылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International