Телеэкранда "А" хәрефе барлыкка килде. Нишләргә?

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

14 октябрьдә Татарстанда аналог тапшырулары туктатылачак. Телевидениедән башка калмас өчен цифрлы сигналга көйләнергә кирәк.

РТРС федераль телеканаллар белән берлектә аналоглы телесигналны телеканалларның аналог версиясе логотипларына кертелгән "А" литерасы белән махсус маркировкалый. Бу тамашачы сигналны кабул итү ысулын ачыкласын һәм аналог тапшыруларын 14 октябрьдә өзгәнчегә кадәр "Цифра" га күчәргә өлгерсен өчен эшләнгән.

Әгәр телевизор экраны почмагында телеканал логотибы янында "А" хәрефен күрәсез икән, димәк, сез үткән буын аналоглы телевизор иясе, яки цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерелмәгән яңа телевизордан файдаланасыз.

Инде хәзер үк кабул итү җиһазларының аналог тапшыруларын өзүгә әзерлеген тикшерергә кирәк. Әгәр сез югарыда санап үтелгән телеканалларның логотиплары белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, цифрлы телевидениегә күчәргә өлгерергә кирәк.

● Әгәр телевизор заманча цифрлы стандарт ярдәмендә, ә антенна дециметрлы булса, менюга 20 телеканалны автоностройкага җибәрергә кирәк.
● Әгәр телевизор Заманча, ә антенна Иске, метрлы икән, аны дециметрлыга алыштырырга кирәк булачак.
● Әгәр сезнең телевизор иске үрнәктәге, өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк.

Әгәр «А» хәрефләрен телеканал логотиплары янында 20 яки аннан да күбрәк телеканаллар юк икән, димәк, сез цифрлы эфир телевидениесен карагыз яки кабель яки спутник телевидениесе операторлары абоненты булып торасыз һәм сезгә борчылыр урын юк.

Элегрәк Россиянең 64 төбәге федераль каналларның аналогик трансляциясен туктаткан иде. 14 октябрьдә "аналог" ны тагын 21 төбәктә сүндерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International