Яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019» конкурсында катнаша алалар

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм почтага җибәрергә info.mpr2019rt@mail.ru турыдан-туры бүген. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак. Конкурс 8 номинация буенча уза: Интернет эшкуарлык, авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы, Франчайзинг, социаль эшкуарлык, җитештерү, инновацион эшкуарлык, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе". Региональ этапның финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. Бу елның ноябрендә Казанда "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International