Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Машина төзүчеләр көне белән котлавы

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Машина төзелеше тармагын, арттырмыйча гына, теләсә кайсы илнең сәнәгать комплексы нигезе дип атыйлар.

Бүген Россиядә базарда ихтыяҗ зур булган төрле продукция җитештерелә. Машиналар халык хуҗалыгының барлык тармакларында да тыныч гражданнар һәм хәрби хезмәткәрләр тарафыннан кулланыла.

Бу тармакта профессиональ, максатчан, җаваплы кешеләр эшли, алар авыр, әмма нәтиҗәле хезмәттән курыкмыйлар. Фәнни-тикшеренү институтлары, конструкторлык бюролары хезмәткәрләре, механиклар һәм инженерлар, слесарьлар һәм техника – технологик җиһазлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче, Россия һәм дөнья базарларында кирәкле сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүче һәм алар тармакның интеллектуаль потенциалы булып тора. Нәкъ менә аларга машина төзелеше комплексы бүгенге үсеш белән бурычлы.

Үз эшләренә бирелгән, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшь белгечләргә тапшырган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Һөнәри бәйрәмдә барлык эшче, инженерларга һәм машина төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, һөнәрләренә тугры булулары, ил икътисады үсешенә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт әйтәбез. Ныклы сәламәтлек, җитештерү уңышлары, тынычлык, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International