Август аенда Чистай муниципаль районының хезмәт коллективларында, территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә, шулай ук авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.
Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләрен теге яки бу микрорайон халкы тарафыннан бирелгән мәсьәләләрне хәл итү барышын белү өчен үзенә чакырды.
«Сез-безнең халык белән элемтә органы булып торасыз! Әгәр шәһәрне төзекләндерү, йортларны капиталь ремонтлау кебек проблемаларны без беләбез һәм алар буенча сораулар акрынлап хәл ителә икән, катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләрнең проблемалары хакимияттән еш кына яшеренгән. Барысы да социаль челтәрләрдә утыра яки мәгълүмати системалардан файдалана алмый, без сезнең халык белән эшләвегезне һәм аларның теләк - тәкъдимнәрен, кисәтүләрен безгә җиткерүегезне телибез», - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы җитәкчеләргә.
Чистайда барлыгы 8 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Алар турыдан-туры халык проблемалары белән шөгыльләнә: кибетләрдә, җәмәгать транспортында эш оештыру буенча күзәтү эшләре алып баралар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларының торышын күзәтәләр, авыр тормыш шартларында гаиләләргә ярдәм итәләр. Халык җыеннарыннан сораулар да җәмгыятьнең барлык өлкәләренә кагыла иде. Бүгенге көндә гражданнар җыеннарында бирелгән сораулар исемлегеннән күпчелек мөрәҗәгатьләр үтәлгән инде. Әмма, аларны хәл итү өчен вакыт кирәк булган мөрәҗәгатьләр калды, шуңа күрә халыкка әлеге мөрәҗәгатьләрне үтәү сроклары билгеләнде.
«Мондый киңәшмәләрне без ай саен идарәче компанияләр җитәкчелеге һәм йортлар буенча җаваплылар катнашында ТИҮләрнең үзләрендә уздырачакбыз, без Сезгә һәм шәһәр халкына ярдәм итәргә әзер», - диде Дмитрий Иванов киңәшмә ахырында.