Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2019 елның 1 октябрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак: ТР, Чистай ш., Бебель ур., 129, 5 нче кабинет.
Кабул итүдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Г.Ю., Чистай шәһәре прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.
Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68 телефоннары буенча барачак.