"Халык контроле" ярдәмгә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Легаль булмаган хәмернең гражданнар сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар үткәрүгә һәм еш кына легаль булмаган хәмерне әйләнештән алуга карамастан, кешеләр суррогат корбаннарына әйләнә.

Агымдагы елда Чистай районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 50 гариза керде, шуларның 7се расланды. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар, дөрес мәгълүмат алу өчен, матди бүләкләр алдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтергә һәм алкоголь законнарындагы барлык бозулар турында «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International