ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек бара .
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, стартка кадәр бер айдан артык вакыт калып барган сайлау кампаниясе алдыннан, сайлауларны оештыручыларны – республика сайлау комиссияләре әгъзаларын киң колачлы план нигезендә әзерләүне алып бара. Укулар интерактив форматта, төркемнәрдә уза.
Катнашучылар сайлаучыларга мәгълүмат бирү, гражданнар гаризаларын кабул итү пунктлары эшенә кагылышлы мәсьәләләрне практикада хәл итәләр.
Программаның уку планына шулай ук интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән.
- Җәмгыятьнең сайлауларны үткәрү сыйфатына таләбе һәм таләпләре бик югары, шуңа күрә безгә һөнәри дәрәҗәне күтәрүнең Татарстанның бөтен сайлау системасы аша узуы бик мөһим. Комиссия әгъзаларының компетентлыгы дәрәҗәсе, беренче чиратта, сайлауларның һәр этабында үз гамәлләре тәртибен төгәл белергә тиеш», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.