Бүген Чистай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы Рәшит Ахунов килде.
Кунакларны яңа Чистай авыл җирлеге мәдәният йортында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт оештырылган иде, анда чистай Высельск авыл җирлегенең алдынгы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады, шулай ук килгән Гөлнәзирә Сафиуллина үзенең җырлары белән сөендерде. Авыл клубының актлар залына керү алдыннан кунакларга чәй өстәле тәкъдим ителде.