Татарстан Росреестрына атна саен нотариуслардан электрон рәвештә 300 дән артык документ керә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Билгеле булганча, 2019нчы елның 1нче февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәт күрсәтүне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә сыйфатында башкарганнар.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова фикеренчә, мәгълүмати хезмәттәшлекнең мәҗбүри характеры нотариат институтын популярлаштыруга гына түгел, ә иң мөһиме, гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңайлы сервис тәэмин итә.  Беренчедән, хәзер нотариуслар теркәлү өчен документларны бушлай тапшыра.  Элегрәк нотариус тарафыннан документларны теркәү органнарына бирү нотариус тарафыннан нотариаль тариф буенча түләнә иде. 2019нчы елның 1нче февраленнән кергән төзәтмәләр нигезендә, дәүләт теркәвенә документлар тапшыру башка нотариаль гамәлләр составына керә. Шулай ук электрон пакетлар өчен РФ Салым кодексы тарафыннан хокукны дәүләт теркәвенә алган өчен пошлинаның ташламалы күләме билгеләнгән (0,7 коэффициенты).

Икенчедән, яңа кагыйдәләр буенча нотариус нотариаль гамәлләр кылганнан соң кичекмәстән дәүләт теркәвенә алу документларын тапшыра, ягъни нотариус тарафыннан теркәлү өчен документлар эш көне тәмамланганнан соң гына бирелергә тиеш.  Нотариус теркәлмәгән сәбәпләр аркасында документларны электрон рәвештә җибәрә алмый икән, ул аларны кәгазьдә бирергә тиеш. Вакыты-ике эш көне.  

Шулай итеп, мондый режимда килешү рәсмиләштергәндә хокукка ия кеше нотариустан бер эш көне дәвамында милек хокукын раслаучы документлар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International