12 майда "Татнефть Олимп" стадионында "Труд"(Чистай)-"Эверест"(В. Гора) командалары арасында футбол буенча I лига Татарстан Республикасы Беренчелегенең чираттагы матчы узды.
Футбол командаларын сәламләргә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин, "Татнефть Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хаматов һәм ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Ваганов В. А. һәм янә "Хезмәт" командасы 2:1 исәбе белән көндәшләрен ышанычлы җиңү яулады. Команда голларын Гомонов Станислав һәм Мамзин Сергей китерде. Безнең команда ышанычлы, эмоциональ һәм мавыктыргыч уйнады! Афәрин! Котлыйбыз!