Бөтен ил бөек бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үткән көнне «Чистай РҮХ» ДАССОның коллективы стационарда дәваланучы ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады. Сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны җылы котладылар, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннар күрсәтелгән игътибарга бик шат булдылар.