Синоптиклар начар һава шартлары турында кисәтә

2019 елның 10 мае, җомга

Татарстан метеорологлары республикада аномаль эсселек аркасында кисәтү игълан итте.

Тугызынчы майдан башлап Татарстан территориясендә һава температурасы 25-30 градус җылы, тугыз градуска уртача температура һәм климат нормасыннан югарырак булган аномаль эссе һава торышы урнашты, - диелә синоптиклар хәбәрендә.

Алар өстәп әйттеләр, эсселек Цельсий буенча 27-33 градуска кадәр төбәктә 16нчы майга кадәр торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International