Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, «Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тантаналы бәйрәм концерты булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

8 май көнне «Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортындаа Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, тантаналы бәйрәм концерты булды. Әлеге чарада интернат хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләр,Чистай шәһәренең 3 нче гимназия укучылары, медицина училищесының студентлары чыгыш ясады.

Бәйрәмнең иң олы, мәртәбәле кунаклары,әлбәттә, интернатта яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары – Хәбибуллина Фәһимә Хәбибрахман кызы, Ширшова Надежда Иван кызы, Козлова Мария  Александр кызы, Багавиева Минесәфия Минегәрәй кызы, Зарипов Максум Сәетгәрәй кызы. Шулай ук бәйрәмнең күркәм кунагы итеп интернат янында яшәүче сугыш ветераны Нәкыйп Мөбәрәкшин улы Хәйруллин  да чакырулы иде. Бәйрәм белән котлап, “Дом медик” лар микрорайонының җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе В.А.Ваганов, интернат директоры урынбасары Рөстәм Салих улы Нуретдинов матур теләкләрен җиткерделәр. Алар Россия Федерация президенты, Татарстан Республикасы президенты, Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары, открыткалар, азык-төлек продуктлары салынган пакетлар тапшырдылар. Дәһшәтле сугыш темасына багышланган, авыр тормышны яктырткан, зарыгып көтеп алынган Җиңүне чагылдырган дәртле биюләр, моңлы жырлар залда утырган һәр кешенең күңелен җилкендерде.Чатнап торган яшьлек, балачак елларын ач, ялангач, авыр сугыш еллары алмаштырган олы буын тагын бер кат яшьлегенә әйләнеп кайтты. Маңгаена ничә җирдә эз сызган, чәчлэрен ак бәскә төргән, куллардагы буй-буй төшкән һәр җыерчык шушы еллар истәлеге. Ата-ана назына сыенып, алар канаты астында иркәләнеп балачаклары рәхәт, имин, тыныч тормышта узган үсмерләр өчен яшькә төренеп шатланып, алар өчен сөенеп утырдылар ветераннар. Бик күп югалтулар алып килгән сугышта гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде, алар рәхмәт йөзеннән концертта катнашучыларны алкышларга күмделәр. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

8 май көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары интернат-йорт специалистлары Людмила Җамалетдинова һәм Светлана Шигаева җитәкчелегендә, күптәннән килгән күркәм гадәт буенча, “Геройлар аллеясына” мемориаль акция оештырдылар. Чарада катнашучылар тарихыбыз, ил иминлеге өчен башларын салган батыр солдатларыбызны  искә алдылар, гирлянда куйдылар.

Бик күп югалтулар алып килгән сугышта гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International