Татар Ялтаны авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019нчы елның 8нче маенда Татар Ялтаны авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады.

Татар Ялтаны авыл җирлегендә бүген шатлыклы вакыйгалар булды: "Нуруллин" КФХ башлыгы тырышлыгы белән пекарня ачылды, ул әлеге авыл халкын гына түгел, якын-тирә авыл халкын да икмәк белән тәэмин итәчәк; "Ива" (ИП Удиряков И. А.) һәм "Туган як" (Зәйниев М. А.) кибетләре ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International