Татарстан Республикасы кондитерлары өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга планлаштыралар - Нагуманов

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Май ахырында Мәскәүдә Столыпин форумында кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында эшләнгән үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»МА хәбәр итә.

Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов аларның өйләрендә кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча тәкъдимнәр эшләп чыгарулары турында сөйләде, әмма әлегә алар норматив теркәлмәгән.

 "Май азагында Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов оештырган Столыпин форумында Без бу темага федераль ведомстволар белән бергә фикер алышырга планлаштырабыз", — дип хәбәр итте вәкаләтле вәкил. Чара 22-23нче майда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International