Лямблиоз профилактикасы

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Лямблиоз - киң таралган паразитар авыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда 200 миллионга якын кеше бу авыру белән зарарлана. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге 2018 елда Чистай районы һәм Чистай шәһәре территориясендә 17 лямблиоз очрагы теркәде, шул исәптән 11 очрак 17 яшькә кадәрге балаларда (65%) дип хәбәр итә. 2017 ел белән чагыштырганда район һәм шәһәр территориясендә лямблиоз белән авыручылар саны 1,7 тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International