2019нче елның 27нче февралендә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгариф идарәсе белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Мәгариф.Карьера 2019» уку урыннары ярминкәсе үткәрде. Шәһәр һәм район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары 5 һөнәри, урта һәм югары белем бирү уку йорты вәкилләре белән очрашуга чакырылган иде. Чара укучыларга уку йортлары, кабул итү кагыйдәләре, булачак студентларны укытуда яңа юнәлешләр, кирәкле һөнәрләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Хезмәт базарында таләп ителә торган эшче һөнәрләрне популярлаштыруга аерым игътибар бирелде. Әлеге чара барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрелде. Әлеге чарада шәһәр һәм районның 161 укучысы катнашты.