Чистай РҮХ хезмәткәрләренә ГТО значокларын тапшырдылар

2019 елның 1 марты, җомга

19-20 февральдә " Чистай РҮХ»ның  барлык профбюроларында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина катнашуында отчет-сайлау җыелышлары узды. Җыелышларда узган ел эшенә йомгак ясалды, шулай ук яңа срокка профсоюз активистларының составлары сайланды.

Җыелыш ахырында " Чистай РҮХ»  хезмәткәрләренә ГТО комплексының аерымлык билгеләре белән бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International