2019 елның 28 февралендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Чистай бүлекчәсе Чистай шәһәренең «Бизнес-инкубация үзәге» белән берлектә Данауровка авыл җирлегендә авыл яшьләре өчен «Мин – эшмәкәр» чарасы оештырды. Белгечләр яшьләргә эшмәкәрлекнең башлангыч стадияләре турында җентекләп сөйләделәр.