"2017-2020 елларда Чистай муниципаль районының авыл яшьләре” муниципаль максатчан программасы кысаларында 2019 елның 27 февралендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Чистай бүлекчәсе Йолдыз авылының мәдәният йортында " Туган Тел - безнең байлыгыбыз» дигән уку конкурсы оештырды. Конкурс 21 февральдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.