28 февраль көнне Үзәк район хастаханәсенең комплектлаштырылуын арттыру чаралары турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Ул шәһәргә яшь белгечләрне җәлеп итү, табибларның торак проблемаларын хәл итү, мәктәп һәм медицина училищеларын тәмамлаучылар арасыннан кадрлар әзерләү, хезмәт шартларын яхшырту чараларын карады.