Скарятин бакчасында ял концерты узды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

20 майда Скарятин бакчасының үзәк сәхнәсендә "Восток" мәдәни-көнкүреш үзәгенең "Сөмбел" һәм "Наз" халык ансамбльләре солистларының ял концерты булды.
Концертта Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Сөмбел" ансамбле җитәкчесе Вячеслав Митрофанов, "Наз" ансамбле җитәкчесе Рифкать Гөбәйдуллин, солистлар Рузилә Шәйдуллина, Алинә Зарипова, Роза Нәҗметдинова, автор-башкаручы Инсаф Гайнуллин, Алинә Шакирова, Элина Закирова, Гөлнәзирә Сафиуллина, Зөләйха Каргина һәм Рөстәм Хөснуллин катнаштылар. 
Программада тамашачы яраткан халык җырлары, классик һәм хәзерге заман композиторларыбызның популяр әсәрләре, Инсаф Гайнуллинның җырлары яңгырады. 
Тавыш операторы булып Михаил Солодов катнашты. 
#кдцвосток

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International