Урамда яз, кояш, җылы. Һәр секунд саен без җылылык, саф һава, кояш нурлары белән ләззәтләнергә омтылабыз, ял көннәрендә саф һавада күбрәк булырга тырышабыз. Җылы көннәрдә безнең өйләрдә еш кына тәрәзәләр ачык була. Ачык тәрәзәләрнең иң куркыныч вакыты – май аеннан башлап сентябрьгә кадәр.
Җәен балаларның куркынычсызлыгы аеруча актуаль. Сабыйлар ачык ишекләргә тартылган кебек бөтен дөнья чагылган ачык тәрәзәләргә омтылалар. Ачык тәрәзәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын алар күз алларына да китермиләр. Шуңа күрә балаларның куркынычсызлыгы турында өлкәннәр кайгыртырга тиеш.
Балаларның ачык тәрәзәләрдән егылып төшү очракларын кисәтү максатында Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Чистай муниципаль районында дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балкыш” белгечләре “Мангуст” отряды волонтерлары белән бергәләп 2018 елның 16 маенда буклетлар өләштеләр.