Игелек кылырга ашыгыйк!

2018 елның 28 апреле, шимбә

“Мәрхәмәтлелек елы” ирекле акциясең “Изге гамәлләр көне” кысаларында  бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та реабилитация бүлеге белгечләре, медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә “Игелек кылырга ашыгыйк!” исемле концерт программасы күрсәтелде. Кичәдә күңелне тетрәндергеч салмак көйләр дә, йөрәкләрне җилкендереп җибәргән шаян җырлар да яңгырады. Киләчәк буынның  шундый мөгалләмәсен күреп интернатта тәрбияләнүчеләрнең күңелләре тулды. Биредәгеләрнең кәефләрен күтәреп, язгы көч, рух алып килгән волонтер оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр.

“Изге гамәлләр көне”н дәвам итеп, тагын бер күркәм чара узды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен шахмат турниры үткәрелде. Әлеге бәйгегә “Юлдаш” интернат-йорт тирәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Нәкыйп Мөбәрәкшин улы Хәйруллин да чакырулы иде. Турнирда катнашучылар бер-берсе белән аралашудан бик канәгать калдылар. Нәкыйп Мөбәрәкшин улы исә буыннар арасындагы бәйләнешнең киләчәктә дә өзелмәвен теләде.  Берничә партия нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып  Нәкыйп Мөбәрәкшин улы билгеләнде. Турнирны йомгаклап, очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Сый-нигъмәттән авыз итәргә, интернатта тәрбияләнүче тыл ветераннары да чакырулы иде. Бергә-бергә аралашып, чатнап торган яшьлек елларын да, соңрак дәһшәтле сугыш еллары белән үрелгән тормыш юлларын да искә алдылар. Очрашу күңелле һәм күтәренке кәефтә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International