Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов җитәкчелегендәге Чистай муниципаль районы делегациясе чираттагы гуманитар ярдәм партиясен махсус хәрби операция уздыру зонасына һәм шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә алып килде. Юлда Чистай автомобиль кәрваны Балык Бистәсе районыннан коллегалары белән бердәм маршрутка берләште.