Чистайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә чистайлылар “Ромашка бал”ында күңел ачтылар.
Кичә “Мине синең белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән композиция белән башланып китте. Князь Петр үзе мәхәббәте Фаврония белән тамашачылар алдына чыгып, озак еллар бергә яшәүче гаиләләрнең бәхет серенең нидә,гомумән, мәхәббәтнең кайчан тотрыклы, нык булуы турында уйланырга тәкъдим иттеләр. Кеше бервакытта да гаиләдән , үзен зарыгып көтеп торган яраткан кешеләреннән башка бәхетле була алмый.Бу турыда муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Пещеров та әйтеп үтте.Ул быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Зәкия һәм Фәтхелислам Сиражетдиновларга “ Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Сәхнәгә асыл кыйммәтләрне саклаучы өлкән яшьтәге парлар, күпбалалы гаиләләр, яшь гаиләләр күтәрелде...Әлеге кичәдә тантана сәбәпчеләре үз адесларына протоиерей Андрей Рыбочкиннан, имам- мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллиннан да җылы сүзләр, изге теләкләр кабул иттеләр. Йөзләреннән нур бөркелүче, бәхеттән балкучы яшь парларга каравы да күңелле. Мариаана Һәм Евгений Липатовларның шушы көннәрдә генә туйлары булган. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова- Реутина аларны кайнар котлады.
-Гомерегез буена бер- берегезне саклагыз, кадерләгез. Бергә үткәргән һәр минутның, сәгатьнең кадерен белегез,- дип матур теләкләрен җиткерде ул.
Әлеге яшь пар белән сәхнәдә басып торучы Владимир һәм Любовь Зайцевлар 54 ел бергә гомер кичерәләр. Алар республикада нәшер ителгән “Гаилә- Татарстан горурлыгы” китабына да кертелгәннәр.
Бер мәйданчыкта китапханә хезмәткәрләре “Мәхәббәт белән берләшеп” исемле күргәзмә оештырганнар иде. Теләүчеләр шигырь конкурсында катнашты. Үзәк мәйданчыкта барган чаралар белән беррәттән, ротондада үзгә бер прогамма барды. Ул Чистай йәм Түбән Кама Епархиясенең “ Игелекле эш”дип исемләнгән гаиләне, ана һәм балаларны саклау бүлеге тарафыннан оештырылган иде. Беренчедән, биредә кыр чәчәкләреннән тәкыяләр үрү буенча конкурска йомгак ясадылар. Икенчедән, гаиләләр өчен күңел ачу- интеллектуаль уеннар оештырылган иде.Һәм, билгеле инде, бу кичәдә күңелләргә шатлык, рәхәтлек өстәп, музыка тынып тормады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International