Ветераннар Советында (пенсионерлар) “Халык программасы”н гамәлгә ашыру кысаларында Рус теле көненә багышланган иҗади очрашу узды.
Чистай муниципалитетында аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып 2021-2022 уку елында балалар һәм яшьләр иҗаты сарае эшчәнлеге, АПК эше, бер атнага оператив хәл торды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
2022 елның 15 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан территориясендә яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә.
Сулыкта коенганда киңәшләр.
Хөрмәтле чистайлылар!
Илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу – һәркайсыбызның бәйрәме, күп халыкларны, мәдәниятләрне һәм диннәрне берләштергән бөек ил бәйрәме. Ватанга мәхәббәт, туган илебез өчен горурлык һәрберебезне үз хезмәте һәм таланты белән дәүләтебезнең куәтен торгызуда катнашырга мәҗбүр итә.
Без илебезнең киләчәге, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен җаваплы. Безнең районда яшәүчеләрнең бердәмлеге, нәтиҗәле хезмәте тынычлык һәм татулык тәэмин итсен, Чистай районы, Татарстан һәм бөтен Россиянең динамик үсешенә нигез булсын!
Кадерле чистайлылар! Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, тынычлык, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, күңел көрлеге, максатка ирешүдә үҗәтлек телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнаша.
Көннең икенче яртысында һәм 10 июнь кичендә, 2022 елның 11 июнендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрлы кыска вакытлы җилнең көчәюе көтелә.
Хөрмәтле чистайлылар, сезне чын күңелемнән халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!
Язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерүче бу бәйрәм безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләребезгә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә. Ул районыбызның барлык кешеләре өчен күптән яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмгә әверелде. Моннан йөзләгән еллар элек кебек үк, Сабантуй кунакларны күңелле, дәртле халык уеннары, батырлар көрәше белән җәлеп итә һәм төрле милләт, дин һәм яшьтәге кешеләрне берләштерә.
Бу күркәм бәйрәмдә без авыл хезмәтчәннәрен, киләчәк уңыш өчен бөтен көчләрен куйган алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне данлыйбыз. Хөрмәтле шәһәр һәм район кешеләре, сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, тынычлык, барыгызга да иминлек, басуларда мул уңыш, ризык тулы өстәлләр һәм күңелдә гармония телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Көннең икенче яртысында һәм 10 июнь кичендә, 2022 елның 11 июнендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрлы кыска вакытлы җилнең көчәюе көтелә.
Ремонт «2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы буенча узды