ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле авыл халкы, айлык кысаларындагы чараларда катнашырга өлгерегез!

Ни өчен грипп, кискен респиратор вируслы инфекцияләр төркеменә карап, махсус инфекция буларак аерылып тора? Нигә нәкъ менә грипп турында табиблар, ММЧ, Интернет челтәренең популяр сайтлары сөйли?

9 октябрьдә «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР №19 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «без Кызыл китаптан» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты-балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның ТР Кызыл китабына кертелүе турында сөйләү, балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү иде.

2019 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы администрациясе бинасында сыра һәм сыра продукциясе сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды.

Атеросклероз, гипертоник авыру, йөрәкнең ишемик авыруы һәм башкалар кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары-хәзерге җәмгыятьнең чын бәласе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча алга киткән илләрдә үлем-китем сәбәпләренең берсе-йөрәк-кан тамырлары авырулары. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми статистикасында әлеге авырулар кан әйләнеше системасының авырулары буларак билгеләнә һәм үлем-китем, шулай ук күп еллар дәвамында Россия халкының инвалидлык сәбәпләре структурасында лидер булып тора. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр арасында 30% ка якынын эшкә яраклы кешеләр тәшкил итә, аларның 80% ы-ир-атлар.

Кискен респиратор вирус йогышы (ОРВИ) — дөньяда иң киң таралган пневмотроп вируслар китереп чыгаручы һәм сулыш органнарының ялкынсынуы белән характерланучы авырулар төркеме.

Өлкәннәр декадасы кысаларында 1-10 октябрь көннәрендә «Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» ДАСУда һәр көн кунакларны каршы ала.

Һәр гражданга уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукны гарантияләп, дәүләт калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итә торган башка нормаларны эшли һәм тормышка кертә. Шул ук максат белән законнарда тиешле булмаган урында чүп-чар ташлау өчен, гадәттә штраф, җәза билгели торган маддәләр дә беркетелгән.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген шәһәр сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы активының район җитәкчеләре белән очрашуында ветераннар хәрәкәте активистларыннан иң яхшыларын бүләкләү булды. Очрашу гадәттәгечә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлеккә йомгак ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International