ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) студентлары Чистай муниципаль районының терроризмга каршы комиссиясе каршындагы мәгълүмати – пропаганда төркеме әгъзасы Ольга Добробравова, КИУ (ИЭУП) директоры һәм "Чистай шәһәренең "Статус" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге"муниципаль бюджет учреждениесе педагог - психологы Виктория Ефимова белән очраштылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тикшерүчесе тарафыннан «банк картасыннан Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 22 ноябрендә комиссиянең көн тәртибендә өч мәсьәлә иде,шуларның иң мөһиме-хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк түләмәү. Әлеге мәсьәлә буенча комиссия тарафыннан районның 4 эш бирүчесе тыңланды, хокук бозулар ачыкланмады.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 27 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасында 2019 елда «Татарстан Республикасында Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын төзү буенча пилот проект старт алды.

4 һәм 5 декабрьдә Россиядә ирекле ярдәмчеләр (волонтер) көненә багышланган МЫВМЕСТЕ марафоны узачак. Чара онлайн-форматта узачак.

Чистай муниципаль районы территориясендә 2020 елның 20-30 ноябрендә, административ штрафлардан качып йөрүче затларны ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту максатыннан, "бурычлы" профилактик операциясе үткәрелә.

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

25.11.2020 елның 25 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ZOOM системасын кулланып, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары хатын-кыз депутатлары өчен белем бирү семинары оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International