РТРС генераль дирекциясе раслаган 2021 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, филиал объектларында аналог ("ТНВ "телерадиокомпаниясе) һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын туктатып тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
14.04.20021-9.00-15.00 Чистайда.
29.04.20021-9.00-15.00 Олы Талкыш авылында.
2021 елның 10 мартында «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай Никахлашу сараенда 2021 ел башыннан бирле Чистай муниципаль районының 100-нче теркәлгән бала туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Чистайда яшәүче 66 яшьлек ханымга банк хезмәткәреннән шалтырату килгән, ул картадан файдаланган өчен 9 мең кэшбэкның җыелуын аңлаткан. Бу акчаларны алу өчен аңа бары банк картасы һәм код мәгълүматларын гына атарга кирәк. Хатын шалтыратучыга ышанып, таныш булмаган кешегә барлык мәгълүматларны да язып бирә, ә аннары картадан 70 мең сумнан артык акча күчерелүе турында хәбәр ала.
Быел кунакчыл Чирмешән 13 һәм 14 мартта үз җирендә эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык 2021»ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабын кабул итте.
Ночью и днем 15 марта 2021 года на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидаются:
-метель с ухудшением видимости до 500-1000 м;
-сильный ветер порывами 15-20 м/с (в Казани до 18 м/с);
-гололед;
- ночью на западе РТ сильный снег;
-на дорогах снежные заносы и гололедица
2021 елның 14 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Мастер-класс 2020-2021 елларда КХЛ сезонында «Нефтехимик» командасына ярдәм иткән өчен Чистай җанатарлары алдында рәхмәт йөзеннән үткәреләчәк.
Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының быел беренче утырышы узды.
2021 елның 13 мартына 12 март 18 сәгатьтән 13 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -16..-19°, аязган вакытта -25°.
Көндез максималь һава температурасы -4..-7°. Юлларда бозлавык.