Су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләре Татарстан Республикасында дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора. Суда бәхетсезлек очраклары килеп чыгуның төп алшартлары Татарстан Республикасы территориясендә күп санда су объектлары булу, аларның мәйданы республиканың гомуми мәйданының 6,4 процентын тәшкил итә.
Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде өч сәгать эчендә кайнар линиягә 70тән артык шалтырату килде! Гражданнар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, сезнең игътибарыгызга төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.
2019нчы елның 23нче маенда Чистай шәһәрендә "Чистай" мәдәният үзәгендә "педиатриянең һәм неонатологиянең актуаль мәсьәләләре" Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Агымдагы елның 6нчы июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 23нче май кичендә, 2019нчы елның 24нче маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
23нче майда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов районның авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Бүген Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә Чистай муниципаль районы Советының кырык дүртенче утырышы узды.
Сәламәт яшәү рәвешен алып баруның төп принцибы-алкоголь куллануны кабул итмәү. Эчкечелек халык арасында иң киң таралган проблемаларның берсе. Алкогольнең куркынычы нидә һәм ул кеше организмына нинди йогынты ясый соң?
Коррупция-шәхси файда алу максатларында дәүләт хакимиятеннән явызларча файдалану процессын билгеләү өчен хезмәт итә торган киң терминнар ул. «Коррупция» сүзе латин «corrumpere» — таркалу, һәм «corruptio» — таркалу, сатып алу, сату, порча.
22нче май көнне «Чистай» мәдәни үзәге сәхнәсендә режиссер Л. В. Кириллова җитәкчелегендә "Возрождение" балалар театрының спектакле премьерасы булды.