ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

8 сентябрьдә төгәлләнгән төбәк атнасы вакытында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 50дән артык сайлаучының сорауларын карады.

2019 елның 28 августында Чистай – Казан автоюлында, Галактионово дача бистәсенә борылыш янында, кыр кәҗәләрен бәрдерәләр. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә.

13 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов “Авыл  яшьләре”    җәйге  авыл спорт  уеннарының  финалын  ачачак.  

Татарстанда  агымдагы  урып-җыю эшләренең барышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.   

Персоналны гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында төгәл хәрәкәтләргә әзерләүне камилләштерү максаты белән «Чистай РҮХ» ДАССОның стационары территориясендә янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне һәм пациентларны ашыгыч эвакуацияләү буенча чираттагы практик күнекмә уздырылды.

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"ирекле акциясе чикләрендә "Чистай РҮХ" ДАССОда берничә чара узды.

7 сентябрьдә «Көзге игелек атнасы» республика акциясе кысаларында «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Чистай бүлеге активистлары «Ветераннар янәшәдә яши»акциясе оештырдылар.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 9 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 8 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

6 сентябрьдә Игелек атнасы кысаларында балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Леванова Ольга «Чистай 10 нчы номерлы мәктәбе»МББУның 3 сыйныф укучылары белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер - класс үткәрде. "Пластилиннан рельефлы панно" темасына әвәләп ясау дәресе балаларга җәйге күңелле көннәрне искә алырга мөмкинлек бирде. Кызлар Чәчәк аланы төшерелгән картина ясарга карар кыла, ә малайларга барыннан да бигрәк җәйге балык тоту истә кала һәм алар балыкны рәсемгә төшерергә тели. Балалар зур кызыксыну белән эш өчен эшләделәр, пластилиннан жгутикларны тараттылар, шарлар тәгәрәттеләр һәм композицияләр ясадылар. Эшләр бик төрле һәм якты килеп чыкты. Балалар чын рәссам белән аралашудан бик канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International