Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Матбугат хезмәте
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Интернет-кабул итү
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
“Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләр нинди ташламалардан файдаланалар?
2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе
Армия тормышының үзенчәлекләре бар. Бу кайвакыт зур физик көч таләп итә торган ир-егетләр хезмәте. Даими рәвештә кешеләр арасында булырга кирәк, шәхси вакыт та күп калмый.Боларны хәрби хезмәтнең тискәре якларына кертергә мөмкин булыр иде. Әмма аның уңай яклары да җитәрлек: үзеңне, гаиләңне тәэмин итәрлек хезмәт хакы, бушлай белем алу, яңа җирләрдә яшәү мөмкинлеге.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәттә яшьләрне жәлеп итәрлек шартлар тудыру юнәлешендә даими эшчәнлек алып бара.
Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга вазифаи дәрәҗәсенә (должность) һәм хәрби чинына бәйле рәвештә окладлар рәвешендә акчалата түләү каралган. Моннан тыш ай саен башка өстәмә түләүләр дә бирелә. Хәрби частьләрдә, берләшмәләрдә хәрби хәзерлекнең аерым шартлары өчен дә өстәмә түләү бар. Уртача алганда, контракт буенча хәрби хезмәт узучы вазифаи дәрәҗәсенә, чинына, стажына һәм хезмәт иткән регионына карап аена 20 000 нән 60 000 сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Моннан тыш бер тапкыр бирелә торган (өч елга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган пособие, яңа хезмәт урынына күчкәндә бирелә торган пособие һәм башкалар) түләүләр дә каралган.
Төп түләүләргә өстәмәләр:
–стажга (выслуга лет) окладның 10 нан алып 40 процентына кадәр;
–класс квалификациясе өчен вазифаи дәрәҗә окладының 5– 30 проценты күләмендә айлык өстәмә;
–дәүләт серләре булган мәгълүматлар белән эшләгән өчен вазифаи дәрәҗә окладының 65 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
–хәрби хезмәтнең аерым шартлары өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
–тыныч вакытта тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч бурычларны үтәгән өчен, хәрби өйрәнүләрдә, диңгез походларында, хәрби часть урнашкан пунктлардан читтә кыр шартларында хәрби хәрәкәтләрдә, хәрби-укуларда катнашкан өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
–хезмәттә аеруча казанышларга ирешкән өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә айлык өстәмә;
–вазифаи бурычларны намус белән, нәтиҗәле башкарган өчен 3 окладка кадәр күләмдә премияләр;
–хәрби хезмәткәрләрнең физик әзерлек дәрәҗәсе һәм чит телләрне белүе өчен өстәмә түләү;
– елына бер мәртәбә оклад күләмендә материаль ярдәм.
Хезмәт стажы, вазифаи дәрәжә, һөнәри осталык артуга, региональ коэффициентларга,еллык индексациягә бәйле рәвештә гомуми акчалата түләү күләме дә арта.
Чираттагы ял итү урынына бару һәм кайту чыгымнары түләнә. Даими әзерлектә булган хәрби частьләрдә контракт буенча хезмәт итүчеләргә санатор-курорт дәвалануы өчен акчалата компенсация бирелә.
Контракт буенча хезмәт итүчеләр хезмәт итү чорына фатир яки тулай торак белән тәэмин ителәләр яки торак өчен акчалата компенсация алалар;
20 ел, ә кайбер очракларда 10 ел һәм күбрәк хезмәт итүчеләр үзләре теләгән урында даими яшәү өчен торак белән тәэмин ителәләр.
Сержант һәм солдатларга икенче контракт төзегән очракта, торак өчен дәүләт тарафыннан компенсацияләнә торган ипотека кредиты алу мөмкинлеге дә бар.Мондый кредит хәрби хезмәтне дәвам итү шарты белән бирелә.
Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә читтән торып һәм кичке формада югары һәм урта уку йортларына конкурстан тыш керү хокукы да бирелә.
Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.
20 һәм аннан да күбрәк эш стажы булган очракта 45 яшьтән лаеклы ялга чыгу хокукы бирелә.
Хәрби хезмәт урынында туклану, кием-салым белән тәэмин итү билгеләнгән нормалар нигезендә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Чистай районы хәрби комиссариатына, 203 бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
20 майдан соң 3-НДФЛ декларациясе вакытында тапшырылмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Татарстан Республикасы ФНС (Федераль салым хезмәте) хәбәр итә: Хисап‑декларация (форма 3‑НДФЛ) тапшыру бурычы булган барлык физик затлар өчен исәп‑хисап операцияләрен туктату чарасы кертелмәгән.
Чистайда хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү чаралары турында фикер алыштылар
30 март 2024 елендә Чистополь муниципаль районында хезмәт хакын түләүдәге тоткарлыкларны бетерүгә багышланган Төбәк арадаш комиссиясе утырышын үткәрде.
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә эфир телетапшыруларының вакытлыча сүндерелүе
Хөрмәтле җирле халк! РТРС филиалының план‑профилактика эшләре графигына туры килеп, 2026 елның апреле айында безнең район территориясендә аналог радиотапшыруы һәм санлы эфир телевидениесенең тапшыруы вакытлыча туктатылачак.
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә эфир телетапшыруларының вакытлыча сүндерелүе
Хөрмәтле җирле халк! РТРС филиалының план‑профилактика эшләре графигына туры килеп, 2026 елның апреле айында безнең район территориясендә аналог радиотапшыруы һәм санлы эфир телевидениесенең тапшыруы вакытлыча туктатылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз