Баш табиб Рәис Мостафин урынбасарлары белән журналистларның сорауларына җавап бирә.
Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» форматында очрашу үткәрде.
Очрашуда баш табиб урынбасарлары, Чистай районы буенча мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Әхәт Хафизов, шулай ук «Ак Барс-Мед» медицина иминияте фонды филиалы начальнигы Татьяна Градусова катнаштылар.
2016 елда Чистай үзәк район дәваханәсе беренче тапкыр Казан медицина университетының диплом арты практикасы өчен мәйданчык булды. Биредә үк табиблар өчен республика конференцияләре һәм мастер-класслар үтә. Узган ел 12 табиб эшкә урнаштырылган.
Шәһәрлеләрне нинди сораулар борчый? Ни өчен Интернет аша стоматология поликлиникасына язылырга авыр?
– Без шундый проблеманың булуын беләбез, – дип аңлата баш табиб. – Кабул итүгә язылу регистратура һәм терминаллар, шулай ук Интернет аша башкарыла. Кызганычка каршы, Россиядә табибка килмәгән өчен штрафлар каралмаган. Кемдер берничә тапкыр языла һәм электрон исемлектә урын калмый. Кайбер гражданнарның гамьсезлеге аркасында ярдәмгә мохтаҗ пациентлар табибка күренә алмыйлар. Без язылган пациентларга шалтыра алмыйбыз, чөнки әлеге электрон система телефон номерларын күрсәтми. Тиздән әлеге процедура җайга салыныр дип уйлыйбыз.
Моннан тыш, баш табиб электрон хезмәтләрнең киңәюен билгеләп үтте.
– Барлык ашыгыч ярдәм машиналары хәзер планшетлар белән җиһазланган. ГЛОНАСС системасы ярдәмендә без экипажларның кайда, кайсыларының буш булуын, шулай ук чакыру буенча киткән һәм барып җиткән вакытны күзәтәбез. Барысы да теркәлә.
– Чистайлылар УЗИга бушлай талонны берничә ай көтәргә туры килүеннән зарланалар, әмма түләп бу процедураны теләсә кайсы вакытта узарга була. Ни өчен шулай?
– УЗИга талон системасы юк. Язылу гомуми практика табибы яки терапевт аша башкарыла. Мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча түләүле һәм бушлай УЗИга бүленеш барлыкка килде. Хәзер без нәкъ менә түләүле хезмәтләргә чират күзәтәбез, чөнки гражданнар үзләре теләгән белгечкә эләгергә телиләр. Әмма чират көтүне 14 көннән дә арттырмаска тырышабыз.
– Безнең редакциягә массажга мохтаҗ балаларның әниләреннән мөрәҗәгатьләр керде. Алар бу дәвалануга квота алырга авыр булуыннан зарландылар, ә менә түләүле курсны теләсә кайсы вакытта үтәргә була.
– Бүгенге көндә бездә дүрт массаж ясаучы ставкасы бар. Әгәр элек массаж курсына теләгән һәр кеше языла алса, хәзер аны белгеч билгели. Массажга язылуны педиатр башкара. Шундый система чыннан да бу процедурага мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, – дип җавап бирде балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.