12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы, четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.

Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам.

Үзегезгә, гаиләләрегезгә иминлек, сабырлык, хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхетле-сөенечле тормыш телим.

Дмитрий Иванов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International