Чистай имамнары җыелышы авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның рухларына багышлап дога кылудан башланды.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе
25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм бу уңайдан 26 гыйнвар Россиядә мәтәм көне игълан ителде. Фаҗигале хәлгә бәйле мәтәм көне бу юлы алдан планда торган район имамнары җылышы белән бер вакытка туры килде. Шуңа күрә җыелыш мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укып һәм исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылудан башланып китте. Әлеге самолет бортында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Елизавета Глинка булган. Оркестрның баш дирижеры Валерий Халилов нәсел чыгышында татарлар торган. Мәрхүмнәр исемлегендә татарлар фамилияле 7 кеше бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International