Брифинг, организованный специалистами Психолого-педагогического центра и приуроченный Международному Дню борьбы с коррупцией

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.

 

РФ Дәүләт Думасы туган илебезнең рухи яңарыш стратегиясен һәм халыкара абруен үстерүне дәвам итәр, модернизацияне, законлылык һәм хокук тәртибен алга таба ныгытуны тәэмин итәр, россиялеләр алдындагы йөкләмәләрен һичшиксез үтәр, дип ышанабыз. Кайбычлылар Россия халыкларының бер­дәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгә­решләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International