Район башлыгы чистайлыларны Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.

Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады.

-Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде, - диелә котлауда. –Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International