Татарстан синоптиклары алдагы ике көндә көчле кар-бураннан кисәтә

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикада 31 октябрь – 1 ноябрьдә һава шартларының тагын да бозылуы турында кисәтә.

Шушы ике көндә Татарстанда кар, кайбер районнарда юеш кар явачак, урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз күреме 1 мең метрдан да артмаячак, дип фаразлый синоптиклар. Вакытлы гына булса да, җиргә кар ятты инде. Юлларда бозлавык урнашачак, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Төнлә һава температурасы 1-6 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр суык көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International