Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Матбугат хезмәте
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Интернет-кабул итү
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
Дуңгызларның Африка чумасы: куркыныч кала
2016 елның 31 октябре, дүшәмбе
Агымдагы елда Россия территориясендәге 25 субъектта дуңгызларның Африка чумасының (ДАЧ) 257 кабынып китү очрагы теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында – 201 очрак, кыргый кабан дуңгызлары арасында – 56 очрак. Бу авыруның бөтен чоры өчен иң зур күрсәткеч.
Кызганычка каршы, 2016 елда ДАЧ чыганагы Нурлат районы, Сосновка авылында яшәүче В. Максимовның шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланды, анда 59 баш дуңгыз асралган.
Авыруның кабынып китү очрагын бетерү өчен Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән эпизоотик чыганакның, куркыныч яный торган беренче һәм икенче зоналарның чикләре билгеләнде, аңа гражданинның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Нурлат районының 7 авылы һәм шул рәвешчә республиканың 8 муниципаль районы керде.
ДАЧ чыганагы барлыкка килү сәбәбе, алдан фаразлау буенча, В. Максимовның шәхси ярдәмче хуҗалыгында санитар һәм ветеринар кагыйдәләрне бозу, шулай ук кыргый кабан дуңгызларының интенсив күчеп йөрүе нәтиҗәсендә кыргый хайваннарның йогынтысы, чөнки әлеге авыл урман эчендә урнашкан. Барлык сәбәпләрне ачыклау өчен материаллар Эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең тикшерү органнарында тора.
Аеруча куркыныч авыруларны бетерү өчен күп кеше һәм акча җәлеп итү таләп ителә. Шуңа да карамастан, җавапсыз гражданнар очрый, аларның гамәлләреннән республикага зур зыян килергә мөмкин. Шулай, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге тарафыннан агымдагы елда дуңгызларны асрау кагыйдәләрен бозган өчен (иреккә чыгарып йөртү) Нурлат, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Алексеевск муниципаль районнарында гражданнарга карата 15 беркетмә төзелгән.
Авыру, вирусның биологик үзенчәлекләре сәбәпле, авыл хуҗалыгының икътисадый һәм эпизоотик иминлегенә зур куркыныч тудыра.
Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә биологик сакланышы түбән дәрәҗәдә булган һәм «ябык типтагы» режимда эшләмәүче, яшереп тотучы, үзләре дәвалаучы, биологик калдыкларны җыю һәм юкка чыгару кагыйдәләрен бозучы һәм дәүләт ветеринария хезмәте контролендә булмаган хуҗалыклар ДАЧ барлыкка килүнең төп чыганагы булып торалар.
Теркәлә торган барлык чыганакларның 60ка якын проценты шәхси секторга туры килә. Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары ДАЧны кисәтү мәсьәләсенә мөмкин кадәр җаваплырак карарга тиешләр. Авыру килеп чыккан очракта чыгымнар турыдан-туры хуҗалык хуҗалары кесәсенә сугачак, алар барлык дуңгызлардан колак кагачаклар.
Республика җитәкчелеге һәм дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан авыруның таралуына юл куймас өчен тулы чаралар комплексы кабул ителә.
Республиканың барлык районнарында даими рәвештә шартлы барлыкка килгән ДАЧ чыганагын кисәтү һәм бетерү өчен практик өйрәнүләр уза, анда дәүләт ветеринария хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнары, Эчке эшләр министрлыгы белгечләре, авыл җирлекләре администрациясе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук кызыксынулы структуралар һәм ведомстволар җәлеп ителә. Хезмәтләрнең үзара төгәл эше һәм куркыныч янау күләмнәрен аңлау авыруның таралуын туктатырга мөмкин.
Норматив-хокукый актлар һәм ветеринар-санитар кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү, шулай ук дуңгыз асраучылар ягыннан җавапсызлык төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерәчәген аңларга кирәк.
Шулай, Нурлат районы Сосновка авылында ДАЧ авыруы чыгу нәтиҗәсендә республиканың 8 муниципаль районында авыруның алга таба таралуын кисәтү өчен катгый чаралар күрелде. Эпизоотик һәм куркыныч яный торган беренче зоналар территориясендә асралган барлык дуңгызлар (426 баш) кансыз ысул белән үтерелгән һәм яндырылган. Әлеге катгый чаралар мәҗбүри, чөнки республиканың бөтен дуңгызчылык тармагына куркыныч яный.
Әйтергә кирәк, бу безнең территориядә дуңгызларның Африка чумасы барлыкка килүнең беренче очрагы. Һәм ул соңгысы булсын өчен күп нәрсә эшләргә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасында альтернатив терлекчелекне үстерү өчен бөтен шартлар да бар. Дуңгызчылык урынына өстенлекле юнәлешләр арасында сөт җитештерүне, кош–корт үстерү, умартачылыкны, сарыклар, кәҗәләр, куяннар асрауны, шулай ук яшелчәләр үстерүне сайларга мөмкин. Бу чаралар киләчәктә республика территориясендә дуңгызларның Африка чумасы авыруы кабат барлыкка килү мөмкинлеген киметергә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта РФ законнары тарафыннан ветеринар-санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яисә килеп чыгу куркынычы турында сигналлар һәм ашыгыч мәгълүмат алганда халыкның гамәлләре турында белешмәлек
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яисә килеп чыгу куркынычы турында сигналлар һәм ашыгыч мәгълүмат алганда халыкның гамәлләре турында белешмәлек
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә.
Террорчылык акты янаганда яисә кылганда гражданның гамәлләре алгоритмы.
Хәзерге вакытта террорчылык дөньяда иминлеккә һәм тотрыклылыкка иң куркыныч янауларның берсе булып тора. Бүген террорчыларның корбаннары беренче чиратта тыныч кешеләр булып чыга. Еш кына алар теракт куркынычы яки террорчылык һөҗүме вакытында үзләрен ничек тотарга икәнен белмиләр.
Легендар "Метеорлар"янә Камада: Казаннан Чаллыга Чистай аша!
Безнең республика өчен тарихи вакыйга: Татарстанда даими рәвештә тизйөрешле су юлы торгызылды! Дистә еллар тәнәфестән соң заманча "Метеорлар" төбәкнең төп шәһәрләрен яңадан бәйли, гадәти сәфәрне мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз